Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә автоинспекторга ришвәт бирмәкче булган машина йөртүчене 400 мең сум штрафка хөкем иткәннәр

Район суды полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирергә маташкан машина йөртүчене зур күләмдә штрафка хөкем иткән.

Узган  елның ноябрь аенда ЮХИДИ  хезмәткәрләре туктаткан автомобиль  йөртүчесе – Алтай крае  кешесе исерек булып чыга. Әмма ул  закон  буенча таләп  ителгән медицина  тикшеренүе узудан баш тарта, югыйсә, үзенә 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртүче хокукыннан  мәхрүм  ителү җәзасы янавын бик яхшы белгәндер.

-Шуннан соң административ  җаваплылыктан котылу,  ягъни  төзелгән беркетмәне  юк итү өчен, әлеге машина йөртүче ЮХИДИ  бинасында инспекторга 50 мең сум күләмендә  ришвәт бирмәкче була, - ди  район прокуроры  урынбасары Юрий Иванов. - Рәсми  телдә әйткәндә,  аннан  тормаган сәбәпләр  белән, әлеге җинаять  ахырына  кадәр җиткерелми.

Һәм нәтиҗәдә – җинаять эше һәм суд карары – 400 мең сум күләмендә штраф.

Әлегә хөкем карары гамәлгә кермәгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X