Чирмешән укучылары Мәскәүгә экскурсиягә барганнар
Күтәмә һәм Әккәрәй мәктәпләре укучылары, “Россия энҗеләре” экскурсия – белем бирү программасы кысаларында, Мәскәүгә сәяхәт кылганнар.
Әлеге чараның максаты - укучыларны дәүләтебез башкаласының тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыру.
-Бер көнгә сузылган экскурсия вакытында без Кызыл мәйданда, Бөек Ватан сугышы музеенда, ВДНХда, Политехника музеенда һәм башка бик күп урыннарда булдык, бик күп мәгълүмат алдык, - ди Күтәмә урта мәктәбе укытучысы Валентина Зорина. – Балаларга да, аларны озатып барган укытучыларга да әлеге сәфәр бик ошады, нык тәэсир калдырды.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев