Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән укучылары имтиханнар тапшыра

12 май көнне 9 класс укучылары татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте, инде аның нәтиҗәләре дә билгеле. Имтихан тапшырган 256 укучының 34се минималь балларны җыя алмаган. 38 егет һәм кыз сынауны "5" билгесенә тапшырганнар. 93 укучы - "4"ле, 89 бала "3"ле алган. Бу начар билгеләр укучыларның аттестатларын "бозмаячак", анда...

12 май көнне 9 класс укучылары татар теле буенча бердәм республика тестлаштыруы үтте, инде аның нәтиҗәләре дә билгеле. Имтихан тапшырган 256 укучының 34се минималь балларны җыя алмаган. 38 егет һәм кыз сынауны "5" билгесенә тапшырганнар. 93 укучы - "4"ле, 89 бала "3"ле алган.

Бу начар билгеләр укучыларның аттестатларын "бозмаячак", анда еллык йомгаклау билгеләре куела.
Лагерка мәктәбе уку­чылары 100 процент өлгереш биргән, 4 укучы имтиханны "5"легә тап­шырган. Лицейда укыган 43 баланың 13се татар теленнән "бик яхшы" билгесе алган.
Тугызынчылар 27 май­да - математикадан, 29 майда җәмгыять белеменнән, химия һәм ин­форматикадан да сыналырга өлгерделәр.
Урта мәктәпне тәмамлаучыларның беренче имтиханнары 25 майда (рус әдәбияты, география) булды. 28 майда - рус теленнән имтихан тоттылар.
Имтиханнарның нә­тиҗәләре 10 көннән соң гына билгеле була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы укучылар имтиханнар бара