Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында кычкыра торган җиһазлар арта

Районда август аенда янгын куркынычы хакында хәбәр итүче тагын 470 җиһаз - извещатель куелырга тиеш. Аларны 70 яшьтән узган ялгыз яшәүчеләр йортларына урнаштырачаклар, бу хезмәт бушлай башкарыла.

Әлеге җиһазларны  135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм  Ульяновкадагы, Лашмандагы, Бәркәтәдәге янгынга каршы аерым пост белгечләре куеп бирә. Әлеге җиһазларга ия булачак якташларыбызның исемлеге социаль яклау хезмәтеннән бирелә.

 -Статистика буенча кеше үлеме чыккан янгыннарның 50 процентында зыян күрүчеләр йоклаган була икән. Йоклаганда ул төтен исен сизми. Ә янгын сүндерүчеләр бушлай куя торган җиһазлар төтен исен сизәләр, хәвефле сигнал биреп “кычкыралар” һәм кешене уяталар, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

 

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев