Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында исемлектәгеләрнең 44 проценты сайлауларга килде дә

Чирмешән районында Россия Президентын сайлаулар закон кысаларында, тыныч уза. Участокларга иртүк халык агыла башлады. Чирмешән районында исемлеккә кертелгәннәрнең 44,5 проценты, ягъни 6 мең 459 кеше иртәнге сәгать 10га кадәр тавыш бирде дә. -Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында ачылды, - ди Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Аеруча...

Чирмешән районында Россия Президентын сайлаулар закон кысаларында, тыныч уза. Участокларга иртүк халык агыла башлады.


Чирмешән районында исемлеккә кертелгәннәрнең 44,5 проценты, ягъни 6 мең 459 кеше иртәнге сәгать 10га кадәр тавыш бирде дә.

-Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында ачылды, - ди Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Аеруча Туймәт, Әмир, Түбән Кәминкә, Урманасты Үтәмеш, Иске Кади Кара Чишмә авылларындагы участокларга килүчеләр күп. Моңа төнлә үк кар ява башлау да комачауламый.

18 мартта район үзәгендә чираттагы ярминкә оештырып та халыкның кәефен күтәрәләр. Ике атнага бер үтүче мондый ярминкәгә читтән дә дистәләгән эшкуар, сәүдә нокталары килә, үз районыбызның товар җитештерүчеләре дә рәхәтләнеп сату итә. Бүген дә монда сөт һәм ит ризыклары, бал һәм балык, җиләк-җимеш һәм кием-салым, тере мал, кош-корт, аларга ризык, көнкүреш кирәк-яраклары дисеңме, барын да таба аласың. Кайберләре кибеттә сатылмый да бит.

-Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы, бар да бар, - ди Чирмешәндә яшәүче ветеран Рушания Садриева. -Әле менә ярминкәдән өй шартларында, Иске Үтәмештә симертелгән бройлер тавык түшкәләре алдым. Андый тавыклар бик тәмле. Киләчәктә дә ризыкка тилмермичә, тыныч, дус яшик дип сайлап килдем. Булачак Президентыбыз халыкны, аеруча, яшьләрне кайгыртсын, эшле итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Путин Чирмешән сайлаулар

2
X