Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы авылларында күчмә-мобиль поликлиника эшли

Махсус җиһазландырылган автомашинада чирмешәнлеләрне кардиолог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, невролог, хирург һәм отоларинголог кабул итә.

”Сәламәтлек” һәм “Демография” милли проекты кысаларында 3 ноябрьдән районда күчмә-мобиль поликлиника эшли. Бу - авыл җирендә яшәүче барлык халыкка медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлекләр булдыру  максатында оештырылган проект.

Күчмә поликлиника үз эшен Иске Котыштан башлады. Табиблар 48 кешене тикшерергә өлгергәннәр дә.  Алар биредә атна ахырына кадәр булалар.

Атна башында Түбән Кәминкә авылына күчәләр һәм анда бер атна эшлиләр.  Аннан соң кабул итү пункты – Шешминкада. Белгечләр анда да бер атна булачаклар. Ноябрьнең соңгы атнасында мобиль поликлиника район үзәк больницасы янында чирмешәнлеләрне кабул итәчәк.

Врачлык амбулаторияләре хезмәткәрләре медицина күзәтүе үтәргә тиешле якташларыбызның исемлеген төзи һәм чакыра. Табиблар иртәнге сәгать 8дә кабул итә башлыйлар һәм соңгы пациент килгәнчегә кадәр эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев