Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән район архивында - үткән тарихыбыз

Район архив бүлеге кабинетларында капиталь ремонт уздырылу сәбәпле, алар халыкны вакытлыча суд приставлары урнашкан бинаның икенче катында кабул итәләр.

-Яңа җиһазлар кайту белән без  район хакимияте бинасындагы, ремонттан соң яңа төс алган үз кабинетларыбызга күченәбез, - ди район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Роза Вәлиева. - Анда безгә генә түгел,  халык өчен дә җайлы булачак.

Архив бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварына  архив документларын саклау бүлмәсендә 28152 документ  исәпләнә.  Шуларның 225ен үткән елда гына даими саклануга кабул иткәннәр.

Архив бүлеге эшчәнлегендә инде беткән предприятиеләрнең шәхси составы буенча, гражданнарның социаль хокукларын раслау өчен кирәкле документларның сакланышын тәэмин итү зур урын алып тора. Үткән елда шәхси состав буенча эшләр исемлеге килештерелеп ликвидацияләнгән предприятиеләрнең (“Үтәмешагро” җәмгыяте - 2015-2018 еллар, “Чирмешән май-сыр заводы” җәмгыяте -  2015-2017 еллар)  документлары кабул ителгән.

Архив бүлегендә сакланучы документларның иң борынгылары – 1931 елда колхозлардагы утырыш беркетмәләре.

Район оешмалары  документларының соңгы 5-10 елгыларын гына үз архивларында саклый ала, аңа кадәргеләрен, вакыты җитү белән,  архив бүлегенә тапшырырга тиешләр. Аларның урыны - архив бүлегендә. Бу эшкә җитди карамаучы оешмалар да бар икән районда. Һәр оешма үз архивын тәртиптә тотарга бурычлы.

2019 елда бүлеккә 1716 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге хезмәт хаклары һәм хезмәт стажы буенча. Бүлеккә үзләре килеп белешмә сораучыларга тиешле белешмәләр шәхсән үзләренә бирелә, ә пенсия фонды яки күп функцияле үзәкләр аша кергән мөрәҗәгатьләргә җаваплар электрон формада, 20 көн эчендә  җибәрелә.

-Сирәк кенә булса да, безгә туган як тарихын өйрәнүчеләр, туган авыллары турында китап язарга ниятләгән якташларыбыз да мөрәҗәгать итә, - ди Роза Хәбибулла кызы. - Без андыйларга да бик теләп булышабыз.

Архив документларын куллану һәм популярлаштыру проекты кысаларында бүлек хезмәткәрләре мәктәп укучыларына экскурсияләр оештыралар. Икенче Чирмешән мәктәбе укучылары, мәсьәлән, биредә булып Бөек Ватан сугышы елларындагы архив документлары белән танышканнар. Архив бүлеге, туган як тарихы музее белән берлектә, “Үткәннәр һәм бүгенгеләр” темасына оештырган күргәзмәдә райондашлар төрле еллардагы документларны күрә алдылар.

Шәхси архивларда сакланучы сирәк  документларның кайберләрендә уникаль мәгълүматлар бар. Бу әлеге документларның кыйммәтен, әһәмиятен һәм тикшеренүчеләрнең аларга карата кызыксынуын билгели, дәүләт архивларына яшь буынга патриотик тәрбия бирү, гражданнарның үзаңын үстерү максатларында шәхси документларны актив куллану мөмкинлеге бирә.

Шул уңайдан район башкарма комитетының архив бүлеге район тарихына керергә теләүчеләргә документларын (медальләр, орденнар, Мактау грамоталары һ.б.) саклауга тапшырырга тәкъдим итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев