Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән“ журналистлары - “Могҗизалар кыры“нда

Туган як тарихы музеенда галәмгә "сәяхәт кылдылар". Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән чарага "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективын, "Яшь Гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкилләрен дә чакырдылар. Уен-әңгәмә формасында барган чарада космос һәм космонавтлар, конструкторлар, астрономия, спутниклар, планеталар, җир иярченнәре турында сөйләделәр, командаларга бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр. "Могҗизалар кыры"ндагы сыман, музейга килгән кунаклар,...

Туган як тарихы музеенда галәмгә "сәяхәт кылдылар". Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән чарага "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе коллективын, "Яшь Гвардия" яшьләр хәрәкәте вәкилләрен дә чакырдылар.


Уен-әңгәмә формасында барган чарада космос һәм космонавтлар, конструкторлар, астрономия, спутниклар, планеталар, җир иярченнәре турында сөйләделәр, командаларга бүленеп, сорауларга җавап эзләделәр.

"Могҗизалар кыры"ндагы сыман, музейга килгән кунаклар, барабан әйләндереп, сораулар алдылар:"Ачык галәмгә кайсы космонавт беренче чыккан?", "Метеор һәм метеорит сүзләре нәрсә аңлата?", "Космоска тәүге спутникны кайчан җибәргәннәр?", "МКС нәрсә ул?". Белгәнгә - ансат, белмәгәнгә - кыенрак. Дөресен генә әйткәндә, космос белән элеккеге кебек кызыксынмыйбыз, онытыла да. Элек бит галәмгә очкан һәр космонавтны исемләп белә идек. Икенчедән, хәзер алар күп тә, кайберәүләре күккә турист буларак кына күтәрелә.

Музейда Космонавтика көненә багышлап тематик фото һәм рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырганнар.

Командаларга бүләкләр дә бар иде, аларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлекчәсе әзерләгән.

-Кешенең галәмгә очуы - зур вакыйга. Без аны онытырга тиеш түгел, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. -Космосны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Әле бүген генә дә күпме яңалык белдек. Мине бу өлкәдә яшьләрнең аеруча мәгълүматлы булуы нык гаҗәпләндерде.

-Мин яшьтән үк космоска очу турында хыялландым, - ди бүген бик күп сорауларны тиз җаваплаган зирәк егет - "яшьгвардияче" Айнур Заһитов. -Моның тормышка ашмаслыгын белсәм дә, теләгем әле дә сүрелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined