Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Аз керемле азрак түли

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 273 санлы яңа федераль закон балаларны мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә тәрбияләү өчен гомуми чыгымнарны өч өлешкә бүлүне күздә тота: -белем бирү хезмәтенә финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, методик кулланмалар белән тәэмин итү...) - республика субвенциясе; -милекне карау чыгымнары - муниципалитетлар исәбенә; -балаларны карауга чыгымнарны әти-әниләр...

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 273 санлы яңа федераль закон балаларны мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә тәрбияләү өчен гомуми чыгымнарны өч өлешкә бүлүне күздә тота:

-белем бирү хезмәтенә финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, методик кулланмалар белән тәэмин итү...) - республика субвенциясе;
-милекне карау чыгымнары - муниципалитетлар исәбенә;
-балаларны карауга чыгымнарны әти-әниләр түли.
Балаларны карауга киткән чыгымнарга түбәндәгеләр керә:
- тәрбияләнүчеләрне ашатуга тотылган акча;
-хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтүгә;
-медицина хезмәте күрсәтүгә;
-даруларга;
-тәрбияче ярдәмчеләре, медицина, ризык әзерләү блогы, техник персонал хезмәтенә түләү фонды буенча чыгымнар.
Республикада муниципаль берәмлекләр тарафыннан 2014 елның 1 январеннән балалар бакчаларына йөрткән өчен ата-аналарга, гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керемгә бәйле рәвештә, түләүнең бер өлешенә өстәмә компенсация бирү турында карар кабул ителде.
Өстәмә компенсацияләрне билгеләү функциясе территориаль социаль яклау органнарына йөкләнә.
Элек ата-аналарга балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүне гамәлдә түләнгән акчадан чыгып исәплиләр иде.
2013 елның 1 сентябреннән сабыйларын балалар бакчасына йөрткән өчен ата-аналар түләгән акчаны компенсаңияләү ата-аналар керткән түләүнең уртача күләменнән чыгып исәпләнә. Моны федераль закон таләп итә. Ата-аналар түлисе акчаның уртача күләмен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары билгели.
Гамәлдәге закон нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү программасы буенча эшләүче дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендә укучы инвалид-балалар, ятим яки ата-ана каравыннан мәрхүм калган, шулай ук туберкулез интоксикациясе булган балаларны карау һәм тәрбияләү өчен акча алынмый.
Татарстан Республикасында өченче һәм аннан соңгы балалар өчен ата-ана түләве 50 процентка түбән.
Әйтергә кирәк, түләүнең күпмегә артуы балалар бакчасының категориясенә, баланың кайсы төркемгә йөрүенә һәм гаиләдәге балалар санына бәйле булачак.
Түләү күләмен муниципаль башкарма комитетлар билгели.
Түләүдә үзгәрешләр 2014 елның 1 январеннән кертеләчәк.
Балаларны мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләрендә тәрбияләү өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсацияләү гаилә әгъзаларының керемнәренә карап билгеләнә.
Бер кешегә керемнәрнең түбәндәге градациясе тәкъдим ителде:
-айга 10 000 сумга кадәр;
-айга 10 001 сумнан 15 000 сумга кадәр;
-айга 15 001 сумнан 20 000 сумга кадәр.
Әгәр гаиләнең бер әгъзасына айлык керем 20 000 сумнан күбрәк туры килсә, бу компенсация түләнмиячәк.
Өстәмә компенсация алу өчен документларны тапшыру тәртибе билгеләнде.
Әгәр кеше адреслы ярдәм (балага айлык пособие, коммуналь хезмәтләргә субсидия) ала икән, ул керемнәре турында мәгълүматлар бирүдән азат иетлә.
Балалар бакчасы өчен "Мәгариф турында" федераль закон нигезендә компенсация алган, ләкин адреслы ярдәмнән файдаланмаган кеше керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
"Мәгариф турында" адреслы ярдәмфедераль закон нигезендә балалар бакчасы өчен компенсация һәм алган кешенең гаиләсендә җан башына керем 20 000 сумнан артмаса, ул өстәмә компенсация сорап гариза яза.
Өстәмә компенсаңия алу өчен кирәкле документлар:
-балалар бакчасы белән килешү;
-соңгы 3 айда алынган керемнәр турында мәгълүмат;
-барлык балаларның туу турында таныклыклары;
-атасы яки анасының кредит оешмасында исәп-хисап счеты;
-баланың шәхси счеты.
Өстәмә компенсация атаның яки ананың исәп-хисап счетына күчерелә.
Россия Федерациясе регионнары буенча 2014 елга прогноз әлегә юк.
Хәзерге вакытта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә ата-аналарга балалар бакчасына түләүдә булачак компенсациянең күләме турында исәпләп чыгарылган мәгълүматларны алырга ярдәм итүче электрон хезмәт проекты ("Электрон калькулятор") эшләнә. Ул 20 ноябрьгә кадәр гамәлгә кертелергә тиеш, өстәмә хәбәр итәрбез.
Татарстан Республикасында ата-аналарга сабыйларын балалар бакчасына йөрткән өчен түләүне, гаиләнең бер әгъзасына керем 10 мең сумга кадәр булган очракта, ике өлешкә бүлеп кертү мөмкинлеге бирүче карар кабул ителде. Акчаны бер тапкыр керткәннән соң ата-ана компенсацияне ала һәм шуннан соң икенче өлешен түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар бакчаларына йөрткән өчен атааналарга