Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Һаваны чистартучы 5 гөл

Хәзер өебездәге һаваны чистарту өчен нинди генә җайланмалар юк. Әмма кайбер гөлләр һаваны бер дә алардан ким чистартмый икән. Белгечләр әлеге гөлләр һәркемнең өендә булырга тиеш дип саный.

Алоэ кислород күләмен арттыра,  углекислый газны һәм формальдегидны йота.  Бер алоэ тугыз биологик чистарткычка тиң дип санала.

Фикус нәзберек түгел, шуңа аны үстерү дә күп көч таләп итми. Ул шулай ук – формальдегидтан чистартучы иң шәп чара. Әмма аның яфраклары агулы булу сәбәпле, кечкенә балалары һәм йорт хайваннары булганнарга сак эш итәргә кирәк.

Хлорофитум –  яктылык аз булганда да фотосинтезга сәләтле үсемлек.  Токсин, формальдегид, стирол һәм  шулай ук бензин исләрен яхшы йота. Бер үсемлек 200 квадрат метр мәйдандагы һаваны чистартырга сәләтле.

Сансаверия һаваны токсиннардан  чистарта, кислородны төнлә җитештерә.

Спатифиллум химик токсиннардан котылырга ярдәм итә, хәтта һаваданы формальдегид, трихлорэтиленнан да чистарта.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев