Атна уртасында Татарстанда төнлә салкынайта
Белеп торыгыз

Атна уртасында Татарстанда төнлә салкынайта

Атна уртасында Татарстанда һава торышы аномаль җылы була, әмма антициклон йогынтысында температура төшә, бигрәк тә төнлә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, чәршәмбе, 29 мартта, һава температурасы +2..-3 градус була. Көндез +6..+11 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем ихтималы аз.

Югары атмосфера басымы йогынтысында пәнҗешәмбе, 30 мартта, төнлә аз гына яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы -1, +4 градуска кадәр төшә.

Әмма көндез «көнбатыш циклон атмосфера фронты республикага бераз яңгыр һәм көчле җил алып килә. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 31 мартта һәм 1 апрельдә төбәктә җылы һава торышы саклана, бераз яңгыр яварга һәм кинәт җил чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, көндез +8..+13 градус була.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев