Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә
Белеп торыгыз

Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә

Атна ахырында Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 15 градуска кадәр күтәрелсә, төнге сәгатьләрдә -7 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 8 апрельдә Татарстанда һава торышы әлләни үзгәрмәячәк. Көндез +9…+14 градус, төнлә — 6 градус. Якшәмбе – 9 апрельдә төньяк-көнчыгыштан секундына 11 метр тизлектә җил көтелә. Көндез һава температурасы +10…+15 градус, төнлә -2…-7 градус чикләрендә тирбәләчәк.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев