Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә

Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы...

Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

АЙ КАЛЕНДАРЕ

1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.

2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә.

3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы "ау"ны көтмәсен.

4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.

5 апрельдә аяз төн - иртәнге суыклар билгесе.

6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.

7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.

8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.

9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.

10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.

11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.

12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.

13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.

14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.

15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр.

16 апрельдә зирек агачының "алка"лары күп булса - солы, күркәләре күп икән арпа уңар.

17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр.

18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.

19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар.

20 апрельдә яңгыр яуса - балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.

22 апрельдә һава торышы "утырып" беткән икән, коры җәй көтегез.

23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар.

24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала.

25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.

27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.

28 апрельдә җил көньяктан иссә - яңгырга.

29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.

30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сынамышлар

2
X