Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ананас, зәйтүн, аз гына алкоголь: файдасы һәм зыяны

    Зәйтүн җимеше бик файдалы санала. Әмма бу тозланмаганына гына кагыла. Зәйтүнне консервлаганда исә шулкадәр күп тоз һәм химикатлар кушыла (мәсәлән, тәм көчәйткеч натрий глутаматы, төрле консервантлар), сәламәтлеккә файдасы турында бу очракта сөйләп торасы да юк.

    Зәйтүнне, нигездә, май кислоталарына бай булганы өчен бәялиләр. Бу матдәләрнең альтернатив чыганагы булып көнбагыш яисә кабак орлыклары тора ала, аларда шулай ук Е витамины күп.

    Ризыкны пластик савытта саклау, бигрәк тә җылыту сәламәтлек өчен куркыныч. Алманиянең куркынычларны бәяләү Федераль институты белгечләре кайнар ризык полиамидлы пластикка эләккәндә олигомерлар бүленеп чыгуны ачыклаган. Шуңа күрә пластик савытларны куллануны мөмкин кадәр киметергә кирәк.

    Озак вакытлар табиблар зур булмаган күләмдә спиртлы эчемлекләр кабул итү йөрәк авырулары барлыкка килүне булдырмый калырга мөмкин, дип саный. Тик күптән түгел Көньяк Корея галимнәре үткәргән тикшерүләр моның киресен раслый. Зур булмаган микъдарларда даими куллану инсультка һәм аритмиягә китерергә мөмкин. Моннан тыш, галимнәр алкогольне хәтта бер тапкыр кабул итү дә кан басымын берничә көнгә арттыра һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшендә төзәтеп булмаслык үзгәрешләр тудыра, дип раслый.

    Ананас диетологиянең легендасы булып санала. Аның иң югары концентрациясе – сабакларда, өске өлешендә һәм үзәгендә. Консервлаганда ананасның файдасы бетә: әлеге нәфис җимеш термик эшкәртүне яратмый. Бромелаин белән охшаш матдә – актинидин – кивида да бар. Шуңа күрә ябыгырга теләүчеләргә бу җимешкә дә игътибар итәргә кирәк.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: