Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган

Быелның гыйнвар-июль айларында район сәүдә нокталарыннан, җан башына бүлеп исәпләгәндә, бер кешегә 5,9 литр (былтыр шул чорда – 5,7) алкоголь продукциясе сатылган.

Тирә-күрше районнарда бу күрсәткеч: Аксубай районында – 4,1 литр; Әлмәттә – 9,2; Яңа Чишмәдә – 8,2; Нурлат районында – 6,5 литр. Республика буенча уртача – 6,6 литр.

Алкоголь продукциясен районда 66 сәүдә ноктасында саталар (Чирмешәндә – 22, авылларда – 44 кибет).

Узган җиде айда барлыгы 11,1 мең декалитр алкоголь сатылган – былтыргыдан чүт кенә, ягъни бер процентка күбрәк. Шуның 7,5 мең декалитры – аракы.

Гыйнварь-июль айларында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган. 21 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Закон бозучыларга 18 мең сум күләмендә штраф бирелгән.

Әлеге өлкәдә закон бозу фактлары хакында “Халык контроле” системасына районнан дүрт хәбәр җибәргәннәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев