11-12 июньгә һава торышы һәм ай календаре
Белеп торыгыз

11-12 июньгә һава торышы һәм ай календаре

11 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы 3.. 8˚, көндез 14.. 19˚ градус.

12 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы 1.. 6˚, көнбатыш районнарда 9˚, көндез 14.. 19˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Җылы ярата торган үсемлекләргә үсеш стимуляторлары сиптерергә кирәк. Яшелчәләргә ашлама сибәргә була. Туфракны йомшарту өчен уңай вакыт.

Бу хакта тулырак:

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев