Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

1 апрель – Көлке көне

“Безнең Чирмешән“ көлдерә

Салам кирәкмиме соң, кирәк!

Иртән мич каршында коймак пешерүче әнине салам китереп сөендерәләр. Ул вакытта бу мал ризыгына да иркенлек юк бит.

-Чана төбендә бераз салам калган иде, - ди тракторчы Рәшит абзый. -Турыгызда гына калдырам инде, үзегез кертерсез.

Эш белән мәшгуль әни тәрәзә аша гына ишегалдына күз сала – чыннан да кар өстенә салам бөртекләре коелып калган. Рәшит абзыйга “Аллаһының рәхмәте яусын!” – дип, әни изге авылдашка баш төзәтергә “әҗәл даруы” чыгарып бирә, эше беткәч, урам якка, салам кертергә чыга. Ә анда бернинди трактор да үтмәгән, тыкрык ягында чүсинке эзләре генә калган. Ә салам өеме тора, Рәшит абзый аны, безнең тезмәдән генә ишеп төшереп, капка алдына чыгарып куйган икән.

Мичне сүндер, туйларны алмыйбыз

Авылда элек тә шундый гадәт бар иде – авыл урамнарында, юлда, туй машиналарын туктатып, бүләк сорыйлар. Бала-чагага матур тышлы кәнфит тә яраса, олырак ир-егетләр, моның сере юк, берәр шешәгә өметләнә.

Шулай бер елны Әмирдә берничә ир-ат, туй машиналары киткәч, алар калдырган “Столичная”ны өстәлгә куеп, пыяла стаканнарга салалар. Бүләктән канәгать, авызлары ерылган агайлар иртәрәк сөенгән икән – шешәгә гади су тутырып биргәннәр ләбаса. Моңа үпкәләгән хуҗа, кардәшләренең кунакларын сыйларга – икенче көнгә буласы мәҗлескә камыр ризыгы пешерү белән мәшгуль хатынына: -Карчык, мичне сүндер, туйларны алмыйбыз! – дип әмер бирә.

Харламов таягы

Петров, Харламов, Михайлов кебек мәшһүр хоккейчылар уйнаган матчларны дистә еллар элек кем генә хисләнеп карамады икән?! Гыйльминоваль апа да бу спорт төрен бик ярата.

Чираттагы уен шактый соң, кич белән генә башлана. Хоккей дип, кенә иртән эшкә бармый кала алмыйсың, шуңа күрә Якуб абзый соң ятарга өйрәнмәгән. Әмма телевизор тавышына йоклап буламыни?!

-Сүндер, Новаль, телевизорны! – дип ул бер әйтә, ике...

Иртән, эшкә баргач, Гыйльминоваль апаның күз төбе каралганын күреп, иптәшләре: -Нәрсә булды, кем сукты? – дигәч, ул яшереп тормый: -Харламов таягы эләкте, - дип елмая.

-Әйе, булды андый хәл, мин бит хоккейны әле дә яратып карыйм, - ди инде 80не узган ветеран, еракта калган әлеге хәлне искә төшергәч.

Булгандыр, булгандыр. Алай да өстәп куям: безнең авылда, чаткы булса, “ут чыгарырга” бик осталар – бик тиз берне бишкә тапкырлап, мәзәк әвәләп куялар.

Кая киттең, күрше?!

Күп баланы колхоз бирүче эш хакына гына үстерү, киендерү кыен, шуңа күрә балта осталары тирә-күрше авылларга шабашкага да барып кайталар. Тик моны идарәдә белмәсәләр яхшы, шуңа күрә иртә китәләр, караңгыда кайталар. Элек инде, элек.

Кайдадыр эш килешкәч, Әхмәт абзый да, кеше-кара күрмәсен дип, кояш чыкканчы ук, үткен балтасын култык астына кыстыра да, урам якка түгел, бакча башына юнәлә.

Беркем күрми ди сиңа: -Күрше, иртүк кая киттең?! – ди койма аша аңа карап торучы Вәгыйз абзый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев