Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкәдә узган Нәүрүздә үзбәк пылавы пешерделәр

Югары Кәминкә авылында, урамда ук казан асып, ногыт борчаклы пылау пешергәннәр. Нәүрүзне оештыручылар бәйрәмгә килүчеләргә шундый сыйлы ризык әзерләгән.

Дөресрәге аны,  Үзбәкстанда яшәп, шушы авылга күчеп кайткан Рәйханә Карабаева пешергән һәм аның серләрен халыкка да өйрәткән.

-Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү, бакча эшләре алдыннан үткәрелә торган игелек, дуслык бәйрәме. Пылау белән сыйланыр алдыннан бәйрәм кунаклары төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар, Нәүрүзбикәне сәламләделәр, - ди Югары Кәминкә мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина.

фото: Лилия Хөснуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев