Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкә мәктәбендә бөтен бишле Илүзәгә булачак

Югары Кәминкә мәктәбендә беренче сыйныфка укырга килгән Илүзә Гатина укый-яза, йөзгә кадәр саный да белә. Белем бәйрәме тантанасында ул шигырь дә сөйләп күрсәтте.

Кызганыч, Илүзә бер сыйныфта үзе генә укыячак. “Бөтен бишле сиңа инде!” - дип, аны юатучылар да булды. Бүгенге линейкада бөтен игътибар аңа иде: республика Президенты исеменнән, Югары Кәминкә мәктәбеннән, “Карлыгач” балалар бакчасыннан да аңа бүләкләр тапшырдылар.

-Эштән дә бик булыштылар, уку кирәк-яраклары бирделәр, - ди Илүзәнең әтисе Илгиз. -Әле акчалата да ярдәм ышандыралар, рәхмәт. Беренче балабыз укырга керде. Тагын бер малай үстерәбез, аңа яшь тә дүрт ай.

Ислам Гатин үзе дә монда мәш килеп йөрде, апасының “Әлифба”сын, бүләкләрен дә тотып карады.

Югары Кәминкә мәктәбендә бу уку елында 25 бала укыячак, өчесе тугызынчы сыйныфта. Былтыргыдан азрак, билгеле.

-Барыбыз да исән, оптимист булыйк, балаларыбыз – безнең киләчәгебез, - диде мәктәп директоры Гөлшат Мингатина, тантаналы линейкада чыгышында.

фото: автор 

Югары Кәминкәдә - Белем бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев