Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Бәйрәмнәр

Югары Кәминкә авылында яшәүче янгын сүндерүчегә 90 яшь тулды

Югары Кәминкәдә яшәүче Шәмгун Ризванов 90 яшьлек юбилеен аяк өстендә каршы алды. Безне каршыларга чыккан җыйнак гәүдәле, ягымлы йөзле, җитез-өлгер якташыбызга һич тә үз яшен бирмәссең.

Август аеның матур көнендә якты дөньяга аваз салган Шәмгун әти-әнисенең тәүге уртак сөенече була. Аннан соң аның тагын алты туганы туа.

 -8 яшемдә колхозга эшкә чыктым, - диде Шәмгун бабай, тормыш юлын сораша башлагач. – Җиккән атта бригадтан бригадка, кашевар белән, кырда эшләүчеләрне ашатып йөрдек.

Шәмгун бабай озак еллар колхозда янгын сүндерүче дә булып эшләгән. Ул елларда янгын сүндерү машиналары әле булмаган, янгынга, мичкәләрне  арбага куеп, җиккән ат белән барганнар.

- Сугыш беткән елны авылда зур җыелыш бара иде. Шул вакыт берәү кереп: “Янгын!” - дип кычкырды. Халык чыгып йөгерде. Әлеге янгында авыл советы рәисе нык пешкән иде, - дип искә алды элеккеге янгын сүндерүче. – Аннан соң, 1953 - 54 нче елларда да, авылда зур янгын чыкты. Берьюлы 8 йорт янып бетте.

Лаеклы ялга чыккач та, уңган, булдыклы якташыбызны колхозга эшкә чакырып алалар һәм ул тагын алты ел төрле эшләрдә хезмәт куя.

Бүген ул, әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган җәмәгате Фатыйма әби белән гомер итә. Фатыйма әби тормыш авырлыкларын күп күргән тыл ветераны. Олы йөрәкле якташыбыз әнисез калган җиде балага ана назы биргән. Беренче хатыны авырып үлгәч, Шәмгун бабай аны Әмирдән җиде бала өстенә алып кайта, хәзер аларның дүртесе генә исән.

- Аллаһыга шөкер, матур тормыш иттек. 43 ел бергә гомер итәбез. Балалар да “әни” дип кенә торалар, кайтып йөриләр, бабай да рәнҗетмәде, яхшы булды. Рәхмәт аларга, - диде Фатыйма апа.

Ризвановларга социаль хезмәткәр дә килеп йөри, өй эшләрен башкара, кибеттән кирәк-яракларны алып кайтып бирә.

Шәмгун бабайны юбилее белән котларга район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлеге Советыннан, авыл мәдәният йортыннан килделәр. Котлау сүзләре ирештерделәр, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев