Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшәүчедә очрашкан якташлар киләсе елда Сабантуй үткәрергә килештеләр

Яшәүчедә узган кичке бәйрәмдә бу авылның үз җыры да яңгырады.

Әйе, Яшәүчегә багышлап язылган яңа җырны беренче тапкыр  нәкъ бүгенге бәйрәмдә, якташлар очрашуында ишеттек.  Аның сүзләрен шушы авыл егете Илшат Харисов, көен Әдис Маликов язган. Җырны исә Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина башкарды.

-Сүзләрне дә, көен дә башта ук ошаттым,-ди Илшатның тагын берничә җырын үз репертуарына алган җырчы.-Сезнең районның тагын бер шагыйрәсе – Галия Сафиуллина шигырьләренә язылган җырлар да якын миңа.

ү

Бүген Яшәүче мәдәният йорты каршындагы мәйданда популяр җырчы Резеда Шәрәфиеваны да алкышладылар. Ул кичке бәйрәмгә килүчеләрне популяр җырлары белән сыйлады, башка кайбер артистлар да микрофон алды, үз районыбызның яшь җырчылары да “сәхнәгә“ чыкты.

-Халык мәдәният йортына сыймас дип, якташлар очрашуын урамда ясарга булдык, - ди бәйрәмне оештыручы Илшат Харисов, - Электр челтәрләре булышлыгы белән урамдагы баганаларга яктырткычлар эленде. Якташларга, иганәчеләргә – Курганда яшәүче Ларина Кобальга, Краснодардагы Орифлэйм Военбиргерга бик зур рәхмәт. Район җитәкчеләре дә бәйрәм уздыру ниятебезне хуплады. Район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре монда зур көч куйдылар.

Республика көне алдыннан үткән кичәдән Яшәүченең иң өлкән кешесе Фәрдия Кәримова, Кармыш мәктәбенең 1 нче классына баручы 5 бала, башка кайберәүләр, кунаклар да бүләк алып киттеләр. Анда язылганча, тамашачылар зур концерт карадылар, хәл белештеләр, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

-Яшәүчедәге мондый кичә сынау формасындарак уза дисәк тә ярыйдыр. Кечерәк авылларда ул бик кирәк, мәдәният йортлары буш тормаска тиеш, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Аннан соң шул да мөһим – авылларны саклап калуда читтә яшәүче якташларның да ярдәме сорала.

Яшәүчедәге 38 йортта 86 кеше яши. Буш йортлар да бар. Мәктәптә 4 бала укый. Киләсе елда поселыкка 90 ел тулачак.

... Быел, нишләптер , Яшәүчедә “Авыл көне“ үтмәде. Әмма бүген моны “төзәтергә“ килештеләр – бәйрәм - Сабан туе киләсе елда һичшиесез булачак. Аны оештырырга авыл патриоты Илшатлары, ярдәмгә әзер, хәлле, юмарт иганәчеләре дә бар. Акча булса, бүген кемдер әйтүенчә, бәйрәм үткәрү берни тормый, ансат. Шунысы гына начар – Яшәүчегә килү кыен, олы юлдан монда кадәр машинаң түзсен генә – юл бик нык ватылган, хәрәкәт өчен куркыныч. Европада битум нефтеның иң зур чыганаклары- ятмалары урнашкан бу төбәккә артистлар гына түгел, зур җитәкчеләр дә ешрак килсен, юлны рәтләсеннәр иде. Халык шулай диде, мин яздым...

Автор фотолары

Күбрәк фото: Яшәүчедә якташлар очрашуы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X