Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Чирмешәндә “Дуслык гөлләмәсе” – “Букет дружбы” исемле чара оештырдылар.

Чирмешәндә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату булып яши, халыкның 54 проценты татар милләтеннән, 23 проценты – чувашлар, 18 е – руслар, мордвалар – 4 проценттан артыграк.

Районда татарлар һәм чувашлар туган телдә белем алалар. Бездә чувашлар иркенләп татар телендә аңлашалар, ә кайбер татарлар, сәхнәгә чыгып, мордва телендә җырлар башкаралар.

Шул ук вакытта һәр милләт үзенең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга тырыша, мәдәният хезмәткәрләре әлеге юнәлештә актив эш алып баралар.

Район мәдәният йортында оештырган күргәзмәне карагач моңа кабат инандык. Бәйрәмгә килүчеләр татар, рус, чуваш, мордва  милли йортларында булып, һәр халыкның үзенчәлекләре белән таныштылар, милли ризыклар белән сыйландылар.

Күргәзмәне район җитәкчесе Рамил Айбатов та карап чыкты, якташларыбызны бәйрәм белән котлады.

Бәйрәмне концерт дәвам итте, сәхнәдә бер-бер артлы районыбызның төрле авылларыннан килгән үзешчәннәр чыгыш ясады, биредә дә төрле телләрдә җырлар яңгырады.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев