Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады

    Котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.

    Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

    «Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин.

    Реклама

    "Татар-информ" хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән.

    Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә.

    «Сезне котлыйм һәм сезгә бары яхшы теләкләр телим», — диде ил Башлыгы һәм очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк итте. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: