29 августта район үзәгендә республика көненә багышланган “Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!” дип исемләнгән зур бәйрәм була.
Яшьләр мәйданчыгында 16 сәгатьтә башланачак чара программасында: милли өйчекләрдә күңел ачу, районның сәләтле балаларының, район үзешчәннәренең һәм танылган татар, рус, чуваш артистларының чыгышлары.
Кичке сәгать 9 да тамашачылар игътибарына фаер-шоу тәкъдим ителергә тиеш.
Биредә шулай ук “Фольклор”, “Музей”, “Театр”, “Әдәбият” һәм “Музыка” урамнары да эшләячәк.
Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Фото архивтан
Нет комментариев