“Ромашка” балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр
Бәйрәмнәр

“Ромашка” балалар бакчасында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр

Әлеге балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар хөрмәтенә тәрбиячеләр, малайлар һәм кызлар концерт куйдылар.

- “Ромашка” балалар бакчасы коллективына, безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен, рәхмәтебезне белдерәм. Эшләрендә – татулык, үзләренә сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телим, - диде чарага килгән Римма Хәлиуллина.

Өлкәннәрне чәй табыны көйләп тә сыйладылар. Алар хөрмәтенә бик күп матур сүзләр, теләкләр яңгырады.

 

Наталья Чернова фотолары


Нет комментариев