Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрик итәм, таза саулык, имин тормыш телим.

Еллар үткән саен Бөек Җиңү бәйрәменең дәрәҗәсе арта гына. Беркем дә, берни дә онытылмый. Бик күп корбаннар бәрабәренә, бик зур югалтулар аша яуланган ул Җиңү, миллионнарча кешегә төзәлмәслек яра салган. Илебез халкы сугыш фронтларында, тылда да чиксез батырлык үрнәкләре күрсәткән, күпме гомерләр вакытсыз өзелгән. Җиңү җиңел бирелмәгән.

Ил, республика җитәкчеләре инде шактый азайган сугыш ветераннарының, аларның тол хатыннарының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, андыйларны социаль яклау хакында даими кайгырта. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан аларга карата бик күп игелекле гамәлләр кылынды. Районыбызда да ветераннарны, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең ихтыяҗларын истә тотарга, мөмкин кадәр булышырга тырышабыз һәм тырышырбыз. Вафат булган ветераннар да хәтердән җуелмаска тиеш.

Халкыбыз бүгенге вакытлыча кыенлыкларны да тиз җиңә алыр дип ышанабыз. Безнең көч – бердәмлектә!

Бәйрәм белән, юбилей белән, кадерле райондашлар!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев