Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мөмкинлеге чикле балаларны Чирмешәндә кунакка дәштеләр

Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды. Инвалидлар декадасына багышланган чараны район мәдәният йортында оештырдылар.

Районның мәдәният учреждениеләре күңел ачу чараларын ике залда үткәрергә булганнар. Берсендә тантаналы өлеш үтсә, икенчесендә мастер-класслар эшләде һәм уеннар кызды. Балаларның күңелен күрү өчен фокусчылар һәм аниматорлар, сабын куыклары шоуы осталары нык тырышты.

Концерт номерларын исә балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм бәйрәмнең төп геройлары – балалар тәкъдим итте.

-Балаларга  кызык һәм рәхәт булсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Социаль яклау хезмәткәрләре һәр ата-ана белән аралашты, - ди мәдәният йорты директоры Гөлгенә Харисова. –Мондый бәйрәмнәр бездә ел саен оештырыла. Быел аны яңача, башка форматтарак уздырырга булдык. Болардан тыш, район авылларында балалар өчен атна саен чаралар үтә, тематик түгәрәкләр эшли.

Бәйрәмдә балаларны район башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде. Малайлар, кызлар янына районның христиан һәм мөселман дин әһелләре дә килгән.

Бәйрәмне оештыру иганәчеләре  - Альберт Латыйпов җитәкчелегендә район эшмәкәрләре советы һәм “Ярдәм” фонды. Бу көнне монда чакырылган һәр бала товар алуга акчалата сертификат иясе булды.

-Ел да мондый чарага киләбез. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, чәй табыны көйлиләр, бүләкләр бирәләр. Улыма бик ошый. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, хәзер инде Яңа ел бәйрәмен түземсезләнеп көтәбез, - ди Югары чегодай авылыннан Флүзә Фәрхетдинова.

Әти-әни өчен баласының елмаюыннан да кадерле нәрсә юк. “Дөньяга елмаюыңны бүләк ит!” дип аталган чарада да бәхетле канәгать елмаюлы якты йөзләр күрүдән ничек күңел булмасын ди?!

фото: автор

Мөмкинлеге чикле балалар - Чирмешәндә кунакта (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев