Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыл Ярда нәрсә булган?

Киләсе елда 100 еллыгын тутырачак Кызыл Яр поселогында гомердә күрелмәгән бәйрәм - Авыл көне, үзенә күрә Сабан туе ясадылар. Кем белә, күмәк көч белән башланган әлеге матур күренеш киләчәктә монда традициягә дә әверелеп китәр.

47 кеше яши бүген бу авылда. Тирә-як халкы “поселкы” дип атарга күнеккән Кызыл Яр 1920 нче елда оешкан, Югары Кәминкә авылыннан аерылып чыкканнар. Элек, имеш, бу урында урман булган. “Кызыл Яр” колхозында халык, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнә. Акрынлап йортлар да, халык саны да арткан. Мисал өчен, 1970 елда инде монда 227 кеше теркәлгән, мәктәп яшендә  111 бала булган.

-Без, читтә йөреп, авылга 1978 елда кайттык. Ул вакытта авыл фермасы гөрләп тора әле. Өч ферма бинасы бар иде, колхозчылар сыер саудылар, терлек симерттеләр, сарыклар асрадылар, - ди шушы авыл килене, дүрт бала үстергән Фидания апа Кәбирова.

Авыл халкы әлеге бәйрәмне башлап,  оештырып йөрүче Гөлфия Заһитовага бик рәхмәтле. Авылдашлар үзләре дә, Югары Кәминкә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә аны кызыклы, эчтәлекле итү өчен нык тырышканнар.

-Бу авыл халкы бик бердәм, дус, сабыр бит ул, әнә әлеге бәйрәмгә дә әүвәл күмәкләшеп иске клуб урынында мәйдан әзерләделәр, аны матурладылар. Халык бик күп кайтты “Авыл көне”нә. Рәхәтләнеп аралаштылар, бик сагынышканнар, кырыгар ел бер-берсен күрмәүчеләр бар икән. Кайта алмаучылар  ватсаптагы авыл төркемендә күз яшьле смайликлар җибәрде: сагынабыз, без сезнең белән, диюләре. “Зинһар, берәр видео, фото куеп җибәрегез әле”, дип тә үтенделәр, - ди Югары Кәминкә мәдәният йорты җитәкчсесе Лилия Хөснуллина.

Бүген Кызыл Ярдан өч бала Югары Кәминкә мәктәбенә укырга йөри. Авылда мәктәпкәчә яшьтә ике бала бар. Иң өлкән кеше Мөнирә апа Гурьевага - 95, ә иң кечкенә Ислам Моксиновка 3 яшь.

Бәйрәм алдыннан табын көйләп, шашлыгын, пылавын  пешереп, әбиләрне, бабайларны сыйладылар. Мәрхүм авылдашлар искә алынды. Район җитәкчелеге исеменнән исә кызылярлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде.

Бөтен җыр, сүз авылны сагыну хисләре, туган җир төшенчәләре белән үрелеп барды. Уеннар, яшьлек җырлары... Әнә армия хезмәтен узган егетләр, абзыйлар мәйдан уртасына чыгып, армиягә киткәндә җырланган ”Авыл көе”н суздылар, бу - сценарий буенча түгел! Һәр йортка  бүгенге көн истәлеге итеп бирелгән бүләк кадерле хатирә булыр. Ә ахырдан, олырак буын таралышкач, яшьрәкләр бәйрәмне кич утырып дәвам итте.

Беркемне шаккатырмыйча, шулай авылча, тыйнак кына, кызык итеп уздырдылар бәйрәмне Кызыл Ярда.

Лилия Хөснуллина фотолары

Кызыл Ярда авылдашлар очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X