Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабай яктытаулыларга ачуланып китмәде

Якты Тауда узган Нәүрүз бәйрәменнән китәргә теләмичә нык тарткалашкан Кыш бабай, кайнар коймак, ”карга боткасы” белән сыйланганнан соң күңеле булып, авылдашларга конфетлар таратып хушлашкан.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе   Ләйсән Нотфуллина әйтүенчә,  авыл клубы янында  Нәүрүз бәйрәменә сиксәнләп авылдаш җыелган. Табында ике самавыр чыжлаган,  ике табада коймак пешергәннәр. Нәүрүз ничек “карга боткасы”сыз булсын инде, быел аны алты төрле ярмадан ук пешергәннәр.

-Кыш бабайның китәсе килми генә. Нәүрүзбикә белән  ярышып, таркалашып алганнан соң,  тәмлеләр белән сыйлангач кына биреште үзе. Хәзер  табигатькә Нәүрүзбикә хуҗа булып калды, - ди Ләйсән. – Авылдашлар, рәхмәт аларга,  барлык уеннарда: кашыкка йомырка салып йөгерүдә, чанада узышуда, чүлмәк ватуда катнаштылар.   Миншәһит бабай  Әхмәдиев җырлап та күрсәтте.

Якты Тауда Нәүрүзне 2015 елдан бирле менә шулай күңелле, табыннар көйләп бәйрәм итәләр.

“Нәүрүз” сүзе фарсыча “Яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән  Яңа елны каршылау бәйрәме ул,  Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне  зур казанда “карга боткасы” пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән.

фото: Ләйсән Нотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев