Яңа ел алдыннан Кыш бабай Иске Үтәмеш авылы урамнарыннан җигүле, бизәлгән атларда узды.
Аның чанасындагы гармун тавышы өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты.
Кыш бабай белән Кар кызы йорт саен йөреп, балаларга бүләкләр тараттылар. Сабыйларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерергә юмарт иганәчеләр булышкан.

Нет комментариев