Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыл Ярда сигез бала әнисен 90 яшьлеге белән котладылар (+ФОТО)

Кызыл Яр поселогында яшәүче Мөсәвәрә Әбуталиповага 90 яшь тулды. Сигез бала әнисен, 21 онык, 24 оныкчык әбисен котларга балалары, киленнәре, туганнары җыелган иде. Аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та...

Кызыл Яр поселогында яшәүче Мөсәвәрә Әбуталиповага 90 яшь тулды. Сигез бала әнисен, 21 онык, 24 оныкчык әбисен котларга балалары, киленнәре, туганнары җыелган иде.

Аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та килде. Алар юбилярга бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
Ишле гаиләдә туып үскән Мөсәвәрә әби сугышка ике туган абыйсын озата, берсе яу кырында ятып кала, икенчесе сау - сәламәт әйләнеп кайта. Әтисе Гата, буйга җиткән бертуган сеңлесе сугыш елларында вафат булалар.
Авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әбелгата белән Мөсәвәрә 1947нче елны кавышалар, 64 ел бергә яшиләр, алты малай, ике кыз үстерәләр. Алар икесе дә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Биш ел элек бабайны соңгы юлга озатканнар.
-Әни безгә бик яхшы булды, әти дә искиткеч сабыр кеше иде, - ди Мөсәвәрә әбинең улы Хамзә абыйның хатыны Рәйханә апа. - Менә без, алты килендәш, бертуганнар кебек дус, тату яшибез. Әни безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала озатып кала. Бүген инде без күпчелек аның янында торабыз. Әни, Аллага шөкер, бик зиһенле, хәтере яхшы, ишетә, күрә, йөри генә алмый шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл Яр Юбилейлар Мөсәвәрә