Әниләр көне алдыннан, Күтәмәдә яшәүче Анастасия һәм Алексей Арзютовлар йортында да кунаклар күп җыелды. Балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан иделәр. Яраткан әниләренә, әбиләренә нәкъ 28 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Ул гына да түгел, әби белән бабайның бергә гомер итүләренә шушы көннәрдә генә 65 ел булган. Бәйрәм итәргә сәбәп бар....
Әниләр көне алдыннан, Күтәмәдә яшәүче Анастасия һәм Алексей Арзютовлар йортында да кунаклар күп җыелды. Балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан иделәр. Яраткан әниләренә, әбиләренә нәкъ 28 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Ул гына да түгел, әби белән бабайның бергә гомер итүләренә шушы көннәрдә генә 65 ел булган. Бәйрәм итәргә сәбәп бар.
Анастасия Ивановна төрле урынарда хезмәт куя. Ләкин үзе, 16 ел эшләп һәм шуннан лаеклы ялга чыккан - хат ташучы хезмәте турында еш искә алырга ярата икән.
-Элек бит халык газета-журналларга күп итеп языла иде, - ди хезмәт ветераны. - Тиз генә таратып бетерәм димә! Бер сумкага сыймагач, почтага өчешәр тапкыр кайтып, сумканы тутырып китәргә туры килә иде. Ә бит юлы да юк ул заманда. Яз - көз аеруча авыр булды. Техника да, терлек тә бер юлдан йөри, мин дә шуннан сазга бата-бата кат-кат авыл урамнарын әйләнәм.
Анастасия Ивановна, күзләре начар күрсә дә, бүген дә әле лупа тотып, газеталарны карап чыга икән.
Алексей Андреевич 42 ел колхозда чылбырлы тракторда эшләгән. Алар биш бала үстергәннәр.
-Безнең әни бик йомшак, игелекле кеше, - ди Арзютовларның төпчек кызы Люба. Сүз уңаеннан, буген аларның өлкән балалары инде пенсиядә, Любага да бер ел гына калып бара ялга китәргә бер ел гына калып бара. - Элек колхозга кеше күп килде. Алар гел бездә тукталалар иде.
Анастасия Арзютованы бу истәлекле гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова котлады, Россия Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев