Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Элмәледән Захаровлар Чирмешәннән медаль алып киттеләр

Республика көне уңаеннан, 29 нчы август көнне район үзәгендә узган бәйрәм чарасында ниләр генә юк иде: җыр-бию яратучыга – тамаша, балаларга – уеннар, төрле тәм-том, табигать яратучыларга – чәчәкләр... Бәйрәмнән хәтта медаль белән кайтучылар да булды. Кичке алтыда башланган әлеге күңел ачу төнге 12 ләрдә генә тәмамланды.

Яшьләр мәйданчыгында оештырылган чараны бүләкләүләрдән башладылар. Иске Элмәледән Вера һәм Василий Захаровлар гаиләсен сәхнәгә дәшеп, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Әлеге пар 1985 нче елда гаилә корып, 33 ел тату гомер кичерә. Өч бала үстергәннәр. Василий Михайлович “Сөлчә” җәмгыятендә – терлекче, Иске Элмәле мәдәният йортының хуҗалык эшләрен дә алып бара. Вера Николаевна исә 35 ел Иске Элмәле мәдәният йортын җитәкли. Хезмәтләре өчен дистәләгән бүләкләре, дәрәҗәле исемнәре бихисап. Тырыш, тынгы белмәс, райондагы күп кенә мәдәният чараларын күтәрүче үзебезнең артист.

-Мондый бүләккә бик сөендек, бу җаваплылык та өсти: тагын да яхшырак яшәргә кирәк, - ди Вера Николаевна елмаеп.

- Медаль алырлык итеп ничек яшәргә соң ?

-Кайвакыт дәшмәскә, бер-береңне аңларга тырышырга. Аннан өйдә тавыш чыкса, аны урамга ташымаска. Без, Ходайга шөкер, оршышмыйбыз. Ирем яхшы, берне әйтсә әйтә дә – шуның белән бетте, зур тавыш чыкканы юк.

-Бик яшь күренсәсез дә, әби белән бабай икәнсез.

-Ике улымның икешәр баласы бар, улларыбызны, кызыбызны бик яратабыз, оныкларны әйткән дә юк инде.

Бәйрәмдә яшь әниләрне дә сөендерделәр. Биш әнигә Ана капиталына сертификат тапшырылды. Бүген аның күләме – 453 мең 26 сум. Ел башыннан районыбызда әлеге ярдәмгә 27 кеше ия булган.

14 яше тулган 30 райондашыбыз Республика көне алдыннан Россия паспорты алдылар. Егетләргә, кызларга шушы дәүләт докуметын Федераль казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, район башкарма комитеты җитәкчсе Илфат Шәйдуллин бәйрәм сәхнәсендә тапшырдылар.

“Чирмешәнем – гөлләр иле” фестивале бәйгесенә авыл мәдәният йортлары күргәзмәләр әзерләгән. Бәйрәмдә аның җиңүчеләре билгеләнде.

-Жюри беренче урынны район үзәк китпханәсе коллективына бирде. Аларның фитобарлары бар иде: төрле үләннәрдән чәйләр ясаганнар, фотозона, чәчәкләр турында китаплар күргәзмәсе дә темага бик туры килә, - ди бәйгене оештыручы, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова.

Икенче урынга чыккан утызимәнлеләр чәчәкләрдән картиналар ясаганнар. Түбәнчегодайлар – өченче урын ияләре, нинди генә камыр ризыклары пешермәгәннәр!

Бәйрәмгә җыелган тамашачылар алдында, үзебезнең артистлардан тыш, кунак җырчы һәм биючеләр Резидә Шәрәфиева, Гүзәлия Зәйнетдинова, Марина Карпова, Рафаэль Якупов, Әлмәттән “Умырзая” фольклор ансамбле чыгыш ясадылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә бәйрәм - Республика көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев