Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иң кирәге – сәламәтлек

Экрен генә барыбыз да көтеп алган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәмдә балалар гына түгел, зурлар да сихрилеккә ышанып, һәркем аны зур өметләр белән көтә. Яңа елда теләкләр теләү гадәткә кергән, аларның иң ихласы чынга аша, диләр.

Татьяна Титова (Чирмешән авылы): - Барлык чирмешәнлеләргә бәхет, сәламәтлек телим. Яңа ел һәр кешегә Юлбарыс символындагы кебек көч, кыюлык, саклык һәм нәзакәтлелек бүләк итсен. Шәхси һәм һөнәри эшләрдә яңа казанышларга таба алга атлагыз. Тормышта шатлык, дуслык, мәхәббәт, иминлек һәм тотрыклылык телим.

Зилә Мусина (Югары Чегодай авылы): - Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен. Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак. Һәммәбезгә көтелмәгән куанычлар килсен.

Александр Миронов (Күтәмә авылы): - Мин районыбызда яшәүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, хыялый бәхет, якты язмыш, якыннарының җылысын һәм аңлавын, үзеңә ышаныч, яңа өметләр, күңел һәм рух күтәренкелеге, һөнәри үсешкә ышаныч телим. Хөрмәтле һәм  ихтирамлы булыйк. Һәр укучыга – ныклы белем һәм яхшы билгеләр, укытучыларга – тәртипле, белемле, инсафлы укучылар телим.

Гөлфия Нуруллина (Чирмешән авылы): - Чирмешәнлеләргә генә түгел, җир шарындагы барлык кешеләргә дә бу Яңа елда минем иң беренче теләгем – коронавирус дигән зәхмәттән котылу. 1 нче гыйнвар көнне уянып әлеге авыру илдә юкка чыккан дисәләр зур шатлык булыр иде. Саулык-сәламәтлек телим, аңа матурлык, гүзәллек, күңел күтәренкелеге дә үрелеп барсын.

Марина Рабина (Иске Котыш авылы): - Яңа ел иске уңышлар, күптәнге дуслар, гадәтләнгән иминлек һәм тугры мәхәббәт калдырсын, әмма, һичшиксез, яңа, баш әйләнгеч тәэсирләр, хәтта бераз акылсызлык, яңа танышлар һәм бөтен нәрсәләрдә искиткеч перспективалар алып килсен.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев