Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте

Бүген район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә Нәүрүз бәйрәмендә күңел ачтылар. Монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүзне котлап теләкләр теләделәр, шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, биеделәр.

Нәүрүз - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Элек Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Төрки халыкларында бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә.

Тамашада катнашкан Кыш бабайның үз биләмәләрен бер дә бирәсе килми. Алай да Нәүрүзбикә бик җитез булып чыкты, Кыш бабайны бәйгеләрдә ансат җиңде.

Бәйрәмгә килгән бар халык телеңне йотарлык, үзәк ашханәдә пешерелгән тәмле ботка белән сыйландылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев