Район үзәгендә язны каршы алдылар. Христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна кала бәйрәм ителә торган Май чабуга җыелды якташларыбыз.
Май чабу – Масленица бәйрәмен чирмешәнлеләр район үзәгенең көньягында, халык телендәге Амур ягында уздырдылар. Андагы спорт мәктәбе бинасы каршындагы мәйданда күңел ачулар, уеннар, җыр-бию оештырылган. Әлбәттә инде, Май чабу атнасында коймак пешерү – матур йола.
- Бу үзенә күрә кышны озату, язны каршылау бәйрәме, Бөек Пост алдыннан үткәрелә торган күңелле чара аңа әзерлек чоры. Бу вакыт эчендә барлык үпкәләрне кичерергә, бөтен начарлыкны онытырга, ачуланышкан кешеләр татулашырга тиеш, - ди бәйрәмгә килгән ветеран Наталья Яшина.
Район мәдәният йорты белгечләре, Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары чараны бик кызыклы итеп оештырдылар. Уеннарда катнашучы балалар кардан коймакларга кадәр ясады. Елыбыз уңышлы булсын дип, аларның әти-әниләре кашык белән бодай ташу эстафетасында сыналды. Түбән Кармалканың “Забавушка”, район мәдәният йортының “Ветеран” вокаль ансамбльләре җырларга иренмәде. Бер кырыйда уеннар, икенче якта табада коймак кызды. Ә самавыр чәе барына да җитәрлек. Язның тәүге ае март кояшы да нурлары искиткеч якты, күңелләрне күтәрә торган.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Нет комментариев