Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә әниләрне ресторанда кунак иттеләр

Әниләр көне уңаеннан, инвалидлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын зур мәҗлескә чакырдылар.

- Әни һәрберебез өчен иң кадерле кеше. Сезгә күңел көрлеге, сәламәтлек телим. Якыннарыгыз да сау килеш кайтсыннар, күңелсез хәлләр тизрәк үтсен, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, кунакларны котлап.

Гөлҗиһан апа Гайфетдинова Лашманнан. 80 яшьлек ветеран озак еллар фермада хезмәт куйган, гел макталып эшләгән. 1973 нче елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.

- 16 яшьтән колхозда сыер сава башладым, - ди ул. – Берничә ел Казахстанда да яшәргә туры килде. Анда да, монда да еш бүләкләделәр. Премия рәвешендә дүрт ел рәттән дүрт бозау да бирделәр.

Гөлҗиһан апаның улы Таһир махсус хәрби операциядә катнашучы икән. Бүгенге мәҗлескә әни кешене улына хөрмәт йөзеннән чакырганнар, рәхмәт яусын.

Ирина Мөхәммәтованың ире хәрби операциягә күптән түгел генә киткән. Яшь гаилә Түбән Кәминкәдә гомер итә.

- Бу авылда туганнан туганым тора, ул табиб. Биредә аның янына килгәч төпләнеп калдык. Ирем, үзем дә Яшел Үзән районыннан. Яңа урынга ияләштек инде. Халык яхшы, гел булышалар, - ди ул.

Ирина да бәйрәмдә катнашты.

Мәҗлестә иң өлкән катнашучы буларак, Гөлҗиһан Нәгыйм кызына һәм Югары Кармалкадан 4 айлык Артемның әнисе, 23 яшьлек Кристина Караваевага чәчәк бәйләме тапшырдылар.

“ИДЕЛОЙЛ” идарә итү компаниясе һәм шәхси эшмәкәр Булат Латыйпов ярдәме белән районның инвалидлар оешмасы оештырган бәйрәмдә җитмешләп кеше катнашты. Чара барашында котлау сүзләре, җыр һәм биюләр, уеннар -  бар да булды, кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар.

- Әниләр болай хөрмәтләүгә бик лаек, бүген аларны беразга гына булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арындыра, ял иттерә алдык, - диде районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. – Кызганыч, чакырылган кунакларның барысы да килә генә алмаган. Әмма бу бәйрәм соңгысы түгел, киләчәктә тагын күрешергә язсын.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев