Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы сәләтле балаларны Яңа ел чыршысына дәште

Район башлыгы Рамил Айбатов быел да районыбызның иң сәләтле балаларын: яхшы укучыларны, спортта, сәнгать тормышында активларны Яңа ел чыршысына чакырды.

Чарага районыбызның барлык мәктәпләреннән 246 укучы килгән. Район мәдәният йортына узган әлеге бәйрәм кунакларының һәрберсен тәмле-томлы Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Балаларның күбесе узып баручы елда фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, ярышларда призлы урыннар алганнар.

-Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Киләсе елда да шундый зур казанышларга ирешсәгез иде. Кышкы каникулыгыз кызыклы үтсен: уйнагыз, тимераякта һәм чаңгыда шуыгыз, әти-әниләрегез белән ял итегез, китаплар укырга да онытмагыз. Яңа ел каникулында компьютер, телевизорларны онытып торырга тәкъдим итәм.

Без сезнең белән горурланабыз. Төрле бәйгеләрдә, проектларда Чирмешәнебезне данлавыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, укучылар алдында чыгыш ясап.

Кунакларның берсе – 1 нче Чирмешән мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Виктория Миронова җырларга, рәсем ясарга ярата икән.

-Киләчәктә я программист, я медицина хезмәткәре буласым килә. Химия, биология фәннәрен күбрәк белергә омтылам, теләгем – укуымны тагын да яхшыртасы иде, - ди Виктория.

Лашман мәктәбеннән Камилә Мәслахова 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укый. Биергә, рәсем ясарга ярата. “Ул безнең бар яктан да универсал”, - дип мактап алды аны озата килгән мәктәп хезмәткәре Рушания Сафиуллина.

Бу көнне укучыларны Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Людмила Рыбакова да тәбрикләде. Аның шәкертләре бәйрәм кунакларына “Иван ничек тылсым эзләде” дип аталган театральләштерелгән спектакль әзерләгән. Бик матур, затлы тамаша булды ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев