Чирмешән аграр техникумында Көзге бал бәйрәме үткәрделәр
Бәйрәмнәр

Чирмешән аграр техникумында Көзге бал бәйрәме үткәрделәр

Елның иң матур вакытларының берсенә – көзгә багышланган чара Чирмешән аграр техникумында да узды.

Укучылар кызыклы сценарий әзерләделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бәйрәмдә булган укытучыларны сөендерделәр.

Сүз уңаеннан, быелгы уку елында Чирмешән аграр техникумында 152 студент белем ала. Аларны түбәндәге юнәлешләр буенча әзерлиләр: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, аш-су һәм кондитерлык эше, эретеп ябыштыручы, автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча мастер. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен монда пешекчеләр әзерләүче махсус төркем ачылган.

Укучыларның күпчелеге үзебезнең районнан, шулай ук Әлмәт һәм Яңа Чишмә районнарыннан, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннәндә студентлар бар.

Лилия Зөфәрова фотолары

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев