Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннән 90 яшьлек Татьяна Пестова һәр иртә зарядка ясый

Чирмешәндә туып үскән һәм гомере буе туган авылында яшәгән Татьяна Пестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Татьяна җиде елллык мәктәпне тәмамлагач, Иваново текстиль техникумына укырга керү өчен документлар әзерли. Тик Бөек Ватан сугышы аның хыялын челпәрәмә китерә. Абыйсын сугышка алалар. Таня башка яшьтәшләре белән бергә Җиңүне якынайтуга өлеш кертә, колхоз...

Чирмешәндә туып үскән һәм гомере буе туган авылында яшәгән Татьяна Пестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Татьяна җиде елллык мәктәпне тәмамлагач, Иваново текстиль техникумына укырга керү өчен документлар әзерли. Тик Бөек Ватан сугышы аның хыялын челпәрәмә китерә. Абыйсын сугышка алалар. Таня башка яшьтәшләре белән бергә Җиңүне якынайтуга өлеш кертә, колхоз эшендә катнаша.
1944 елда 18 яшьлек кыз дәүләт банкына бухгалтер булып эшкә урнаша һәм, лаеклы ялга чыкканчы, 37 ел шунда хезмәт куя. Ул елларда язарга җитәрлек кәгазь генә дә булмый. Татьяна Петровна газетаның ак калган өлешләренә язып, шәм яктысында эшләгәннәрен дә искә төшерә.
Татьяна Пестова ире белән ике бала үстерәләр. Ире үлгәнгә дә байтак еллар үткән. Әбигә Чирмешәндәге улы, килене, онык-оныкчыклары ялгызлыкны сиздерми, Семферопольдәге кызы да кунакка еш кайта. Татьяна Петровна дәүләт кайгыртуын тоеп яши, 2010 елда ул, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, ике бүлмәле квартира алган.
-Балаларыма, оныкларыма, рәхмәт, алар гел минем янда, - ди юбиляр.
Шат күңелле Татьяна Петровна һич боегып утырмый, иртән зарядка ясарга да өлгерә, чиркәүгә йөрергә дә вакыт таба.
Юбилярны котларга муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар да килде.
Татьяна Петровнага Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Аны элек бергә эшләгән хезмәттәшләре дә онытмаган, алар да бүләкләр белән килгән.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юбиляры Татьяна Пестова