Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләрне Өлкәннәр көне белән котлыйлар

Кайвакыт өлкәннәргә бер җылы сүз дә җитә, алар игътибар көтә. Вакытында җир җимертеп эшләгәннәр, алял белмәгәннәр, кайберләре әле дә хезмәт фронтында, әмма тик торырга күнекмәгәннәр, илгә файда китерәләр. Алар өчен хезмәт, гаилә, балалар, туган җир – алгы планда. Балалар, оныклар тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, төрле чараларда катнашалар.

Дәүләт өлкәннәр турында, аларның тормышкөнкүрешен яхшырту хакында даими кайгырта, аларга кагылышлы социаль программалар да кабул ителә. Соңгы елларда олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклауга, дәвалауга, ялгызларга, ярдәмгә мохтаҗларга игътибар нык көчәйде. Билгеле, бу өлкәдә бар да эшләнә дияргә иртәрәк.

Бәйрәм көннәрендә райондагы хезмәт коллективларында, авылларда кабат өлкәннәребезне, ветераннарны хөрмәтләргә җыеналар. Бу инде матур гадәткә әверелде. Беркем дә игътибарсыз, бүләксез калмасын иде. Әбиләргә, бабайларга, әти-әниләргә, гомумән, барлык өлкәннәргә саулык, сабырлык, имин тормыш, кадер-хөрмәттә булуларын телибез. Бәйрәм белән!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев