Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап билгеләп үттеләр

Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында уздырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Ивашкинодан Елена һәм Геннадий Кудряшовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар. 

 

- Гаилә – ныклы җәмгыятьнең нигезе, ярдәме һәм таянычы, бу бездә булган иң зур кыйммәтләрнең берсе. Һәрберегезнең гаиләләре дус, тату булуын телим, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова, Кудряшовларга медаль тапшырганда.

Кудряшовларның дус, тату гаилә корып яши башлауларына августта 30 ел була. Тумышлары белән икесе дә Ивашкино авылыннан булган, бер мәктәптә укыган Елена һәм Геннадийның мәхәббәт тарихы клубта очрашып башлана. Ике елга якын дуслашып йөргәннән соң гаилә корырга ниятлиләр. Шуннан бирле өч дистә ел үтеп тә киткән.

Елена Валерьевна алты балалы гаиләдә үсә, ул иң өлкәне. Геннадий Алексеевичның да ике бертуганы бар. Шуңа үзләренең гаиләләре дә ишле - өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Оксана кияүдә, инде оныклары да бар. Уртанчылары Алена педагогия институтының өченче курсын тәмамлаган, кечкенәләре Лариса быел 7 нче сыйныфка бара.

Гаилә башлыгы Күтәмә авылындагы янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Елена Валерьевна исә хезмәт юлын балаларга багышлаган – 30 еллап Ивашкино авылы балалар бакчасын җитәкли. Икесе дә авылда хөрмәткә, мактауга лаек кешеләр.

- Гаилә тормышында төрле вакытлар булырга мөмкин, иң мөһиме – бер-береңә юл куярга өйрәнеп, хөрмәт итешеп, килгән кыенлыкларны кулга-кул тотынышып, бергә җиңеп яшәсәң тормыш та ямьлерәк була, - ди Елена Кудряшова.

Бәйрәмдә инде традициягә кереп баручы арбалар (коляскалар) парады да булды. Әлеге бәйгегә биш гаилә әзерләнеп килгән. Монда феялар, принцессалар кареталары да, байкерлар, танклар да бар иде.

Виктор һәм Валерия Буслаевларның ун айлык уллары Даниил хәтта “Кремль” га утырып килгән. Альфред һәм Алинә Габшакировларның кызлары Лиананың “каретасын” бизәргә хуҗасы үзе дә “ярдәм иткән”.

- Без ясаганда комачаулап булса да торды, үз өлешен кертте, - дип шаяртты Алинә.

Катнашучылар барысы да истәлек бүләкләренә ия булды. Бәйрәм район үзешчән артистларының чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук күрше Мордва Кармалкасы авылыннан килгән кунаклар да чыгыш ясады.

Чара барышында төрле тематик мәйданчыклар да эшләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев