29 августта район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырыла.
Ул кичке 16 сәгать 30 минутта башлана. Монда балалар өчен интерактив мәйданчыклар эшләячәк, шулай ук “Балачак – ул мин һәм син” дигән музыкаль-анимацион программа тәкъдим ителәчәк.
Якташларыбыз район мәдәният йорты артистларының, үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын да күрә алачак. Программада: “Кино төне” акциясе, тәбрикләүләр, бәйрәм салюты.
Чараны оештыручылар сюрприз да була диделәр, бу көнне сәхнәдә Казаннан килгән танылган җырчы да чыгыш ясыячак. Аның кемлеге әлегә сер булып кала.
фото: архив
Нет комментариев