Чирмешәндә полиция ветераннарын кунак иттеләр
Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке эшләр гаскәрләре ветераннары көне уңаеннан район полиция хезмәткәрләре үзләренең ветераннарын үзәк ашханәгә чакырып хөрмәтләделәр, котладылар.
Бу бәйрәм Россиядә сигезенче ел билгеләп үтелә. Район полиция бүлекчәсе дә аны инде икенче ел зурлап уздыра башлады.
Район полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасында 41 кеше исәпләнә. Барысы да чакырулы булса да, төрле сәбәпләр белән кайберләре бәйрәмдә катнаша алмады.
Ветераннарның иң өлкәне – Шәһит Фәттахов, аңа 93 яшь. Тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чирмешәннән Михаил Газизуллин, исән булса, көзгә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Алар әлеге бәйрәмгә килә алмасалар да, полиция хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләрен гел искә алалар, хәлләрен белеп торалар. 85 яшьлек Галимҗан Закиров бәйрәм табынының түрендә булды, ул мондый олылауга кат-кат рәхмәтләрен җиткерде.
Матур традиция буенча полиция хезмәткәрләре юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарын да онытмыйлар, аларны өйләренә дә барып тәбриклиләр. Бу көннәрдә генә 60 яшен тутырган Рәис Вафинны, форсаттан файдаланып, бәйрәмдә үк котладылар.
27 ел эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт иткән милиция майоры Исмәгыйль Кәримовка быел 70 тула. Рядовой милиция хезмәткәре булып эшкә керешкән егет милиция начальнигына кадәр күтәрелә. Хезмәтенең соңгы 4 елын шул постта булган.
-Мин җитәкчелек иткән елларда бүлектә 45-50 кеше эшләде. Бүлектә ике техника: берсе җиңел автомобиль, икенчесе кулга алынган кешеләрне ташу өчен җайлаштырылган йөк машинасы иде, - дип искә төшерә ул елларны ветеран. - Төп транспорт чарасы – ат. Үзебезнең абзарда 10лап ат асрадык. Участок инспекторы булып эшләгән елларда үзем дә ат белән йөрдем. Төрле очракларга юлыктык. Барысын да аңлашып, закон буенча хәл итәргә тырыштык. Отставкага киткәч озак еллар райпо системасында хезмәт куйдым. Безне шулай онытмыйча хөрмәтләүләр өчен рәхмәт.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчә җитәкчесе Илгиз Алмакаев чакырылган кунакларны бәйрәм белән котлады, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләгән еллардагы мактаулы хезмәтләре өчен дистәләгән кунакка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шул көннәрдә генә 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган һәм бәйрәмгә кунак булып килгән Нуриман Исламов та үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
-Мин милициядә 1974 елдан эшли башладым. Иң элек ул вакыттагы милиция начальнигы Раим Шәфыйковны йөрттем, читтән торып юридик белем алдым. Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсен дә җитәкләдем, - дип хатирәләрен яңартты юбиляр. - Ул вакытларда да яшүсмерләр арасында тәртип, хокук бозу очаклары булды, без профилактик эшкә зур игътибар бирдек. Коллективыбыз да бик дус, бердәм иде, өлкәннәр без - яшьләргә һәрвакыт төпле киңәшләрен бирде. Хәзер инде коллективның төп өлешен яшьләр тәшкил итсә дә, безне – ветераннарны онытмыйлар, рәхмәт.
Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары вакытында район полиция хезмәткәрләре командировкага китәчәк. Полиция ветераннарының күбесе төрле тармакларда эшләрен дәвам итсәләр дә элеккеге хезмәттәшләренә булышырга әзер булуларын белдерделәр. Бу көннәрдә алар график буенча ирекле халык дружинниклары белән кичке рейдларга чыгарга бик теләп ризалаштылар.
Бердәмлек бәйрәмдә дә, эштә, авыр вакытларда да күренә.
Автор фотолары
Күбрәк фото: Чирмешәндә полиция ветераннарын хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев