Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенең туган көнен үткәрделәр

Инвалидлар оешмасының бәйрәменә чирмешәнлеләр генә түгел, Чистайдан һәм Яңа Чишмәдән дә кунаклар килде.

Район мәдәният йортында  узган чараның рухы чын бәйрәмчә иде. Күренеп тора, бирегә килүчеләр өчен дөньяга чыгу, аралашу, хәлдән килгәнчә спорт уеннарында катнашу чынлап та шатлыклы вакыйга.

Юбилярларны һәм килгән кунакларны сәламләү өчен сүз район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдиновка бирелде.

-Сез - көчле рухлы, яшәү энергиясе ташып торган актив кешеләр, күп кенә тормыш мәсьәләләрендә сау-сәламәтләргә үрнәк булып торасыз, -диде ул. Габдерәшит Мөдәррис улы буш кул белән килмәгән, җәмгыять рәисенең хезмәтен олылап һәм юбилейлары белән котлап, акчалата сертификат тапшырды.

Район инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге аны Мәдинә Талипова җитәкләгәч җанланып китте дияргә була. Дөрес, элекеге җитәкчесе Илназ Газыймов та үз вакытында бик актив эшләде. Тынгысыз, тиктормас Мәдинә Шәфигулла кызы һәм аның ярдәмчесе Ирина Митяева инвалидлар өчен  төрле чаралар оештыралар, район, республика ярышларында катнаштыралар, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәләр. Иҗтимагый оешманың матди мөмкинлекләре булмаса да, бик авыр хәлгә калганнарга  ярдәм итәләр, юбилярларны да бүләклиләр.

Бүген дә инвалидлар җәмгыяте эшендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта актив катнашучыларның исә бүләк һәм Мактау грамоталары белән күңелләрен үсендерделәр.

-Мәдинә Шәфигулловна  үз урынындагы шәхес. Әгәр ул тырышып йөрмәсә, кайбер бәйрәмнәрне белми дә калыр идек. Сез, бүген бирегә килүчеләр, барыгыз да рухи яктан сынмаган, язмышка буйсынмаган кешеләр. Һәрчак шундый булыгыз,- диде котлау сүзендә район ветераннар оешмасы җитәкчесе Габделбарый Галиев.

Чарага бер йөзләп кеше чакырылган иде. Район мәдәният йортының иркен спорт залында һәркем күңеленә якын  шөгыль тапты: берәүләр шахмат-шашка куелган өстәлләр тирәсенә җыелдылар, башкалар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яхшы таныш “джакколо”, “новус”, “шаффлборд” уеннарында көч сынаштылар, кул көрәштереп беләк көчен сынаучылар да  табылды.

Кайберәүләр дусларын, танышларын очратып әңгәмә корды, аралашты-сөйләште, мәдәният йорты каршында  оештырган күргәзмәләр белән таныштылар.

Шул ук вакытта сәхнәдә концерт барды. Якташларыбыз белән беррәтән килгән кунакларыбыз да сәләтләрен күрсәттеләр.

-Искиткеч матур бәйрәм оештырганнар, безгә бик ошады, рәхәтләнеп ял иттек, - ди Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Елена Четырчинская.

автор фотолары

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте туган көнен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев