Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туенда көрәштә әзербайҗан егете батыр калды

Чирмешәндә, район Сабан туенда быелгы кадәр халыкның күптән җыелганы юк иде. Көне дә бик матур булды, бәйрәм дә шәп үтте.

Быел көрәштә үзенә күрә сенсация булды – әзербайҗан егете Пунхан Наджафов баш батыр калды. Оста көрәште, моңа лаек икәнлеген раслады. Пунханны чит санамыйбыз, Чирмешәндә үсте, шунда яши ул. Әле үзен Бакуда узучы Сабан туйларына да чакыралар икән.

Билгеле, татар халкының зур бәйрәме – Сабан туенда иң элек игенчеләрне хөрмәтләделәр. Башкалар белән чагыштырганда, комиссия “ЧИРМЕШӘНАГРО“ның яз чәчкән участокларын иң сыйфатлысы дип тапкан, бу җәмгыять – беренче, “Сөлчә“ - икенче, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыяте – өченче урында. Аларның җитәкчеләренә һәм белгечләренә, мактап, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында “Фәтхетдинов И.И.“ (Кармыш) – беренче, “Митяева Л.В.“ (Мордва Афонькәсе) - икенче, “Фәхретдинов Ю.М.“ (Югары Чегодай) өченче урынны яулап хөрмәткә лаек булдылар. Механизаторлар арасында кыр батыры Айрат Хөсәенов (“ЧИРМЕШӘНАГРО“), былтыргы кебек, бәйрәмнән симез тәкә, истәлек бүләге алып китте.

Сабан туенда инвесторларга, башка бик күп механизаторларга, белгечләргә, һөнәре буенча осталарга, кайбер ветераннарга да бүләкләр бирделәр.

-Район хуҗалыкларына чәчү кампаниясен оптималь срокларда һәм сыйфатны югалтмыйча төгәлләү насыйп булды, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, бәйрәмдә чыгышында. -Сабан туе – бик якты, күңелле, күп кеше катнашучы бәйрәм. Аны үткәрүгә күпчелек оешмалар һәм эшкуарлар ярдәм күрсәтәләр, аларга бик зур рәхмәт.

Казаннан килгән кунак – федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чирмешәнлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан котлауларын җиткерде.

Сабан туен илдә билгеле, титуллы спортчы-көрәшче, эшкуар Хәбил Бикташев та күзәтте.

-Мин яшь чакта Чирмешән Сабан туенда бик көчле Рәшит Бәдретдинов белән үк көрәшкән кеше, монда көрәш гадел үтә, - ди күрше Татар Әбдекиендә туган, дзюдо буенча Европа чемпионы, дөнья чемпионатында бронза медаль алган, сумо көрәшендә дә оста – 61 яшьлек якташыбыз. -Чирмешәнгә бик теләп киләм, безнең чыгыш бу яклардан бит.

Быел да район Сабан туе музыкаль тамаша – композиция белән башланды, аларда йөзләп кеше катнашты. Аннары мәйдан кырыйлап авыл җирлекләре делегацияләре узды.

Сабан туенда балалар уен мәйданчыклары, аш-су нокталары да күп иде. Уеннарда йөзләрчә кеше көчен сынады. Быел озын колга башына гына менеп җитә алмадылар, андагы бүләкләр Сабантуй азагына кадәр эленеп торды.

Бәйрәмне Казаннан килгән һәм үзебезнең артистлар җырлар һәм биюләр белән бизәп ямьләделәр.

Мәйданда төп чара башланганчы атлар узышы оештырдылар. Сигез ат өч төркемдә 2 километр арага чапты. Төркемнәрдә финишка беренче килгәнРаушан Шәйхетдиновның (Лашман) - “Бунтарь“, Марат Галләмов китерткән - “Анталия“, Туймәттән “Кызым“ атлары хуҗаларына төсле телевизор бүләк иттеләр.

Алдарак язылганча Чирмешән районының 2018нче ел Сабан туе батыры булып Пунхан Наджафов калды. 22 яшьлек әзербайҗан егетенә-көрәшчегә тәкә һәм суыткыч бүләк иттеләр. Көрәштә призлы урыннар яулаган башкаларны да буш итмәделәр, кайсына суыткыч, кайсына кер юу машинасы, телевизор, яшьрәкләргә велосипед та бүләк иттеләр. Мәйдандагы уеннарда катнашучыларга да бүләкләрне кызганмадылар.

Сүз уңаеннан. Быел да район Сабан туе алдыннан, 15 июнь кичендә стадионда кичке Сабантуй үткәрделәр. Көрәш тә, концерт та булды. Дөрес, анысында халык бик күп түгел иде.

Тагын ике атнадан, 1 июльдә нәкъ бу урында чуваш бәйрәме “Акатуй“ үткәрергә җыеналар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә - Сабантуй-2018 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев