Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы укытучыларын табынга дәштеләр

Районыбыз педагоглары узган атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Гадәттәгечә араларыннан иң-иңнәре быел да мактауларга, бүләкләргә лаек булды.

Быел укытучылар бәйрәмен үзгәрәк форматта, табын янында оештырганнар. Район үзәгенең Боз сараенда көйләнгән сый-хөрмәтле чарада йөзләп мөгаллим - кунак. Аларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде.

-Адәм балаларына барына да бертигез старт бирелә. Ә инде аларның тормышны  ничек үтәселәре укытучылардан да  тора. Сез авыр хезмәтегез белән әле берни белмәгән сабыйларны кеше итәсез. Бик зур рәхмәт барыгызга да, - диде Фердинат Мидхәт улы.

Район җитәкчесе бу көнне Ивашкино мәктәбе  директоры Антонина Николаевна Гавриловага һәм 1 нче Чирмешән мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы Валентина Георгиевна Плотниковага Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”  күкрәк тамгасы тапшырды. 

Ә Югары Кармалка башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Леонидовна  Чернова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Күтәмә мәктәбе директоры Александр  Витальевич Мироновка, “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Яхъя кызы Шараповага, Лашман мәктәбенең директор урынбасары Илдар Мәсхүт улы Мөбарәкшинга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Бүген районыбыз мәктәпләрендә – 433, балалар бакчаларында – 91, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 36 педагог хезмәт куя.  Аларга уртача 46 яшь. Укытучыларыбызның 14 проценты пенсия яшендә.

Чарада район үзәгенең “Ромашка” балалар бакчасыннан Татьяна Николаевна Вәлиевага да игътибар булды. Аңа район башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

-30 ел тәрбияче булып хезмәт куям. Төрле хәлләр булырга мөмкин, балалар белән эшлибез бит. Төрле бала, төрле ата-ана дигәндәй, һәрберсенә аерым “подход” ясарга, аңлашып эшләргә тырышабыз. Эшемне бик яратам, - ди педагог.  

Югары Кәминкә мәктәбенннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Мингата кызы Ногманова да шундый Рәхмәт хатына ия.

-Авыл балалары татар телен һәм әдәбиятын бик ярата инде. Берара алар туган телгә суынып алды, хәзер аңа кабат кызыксыну артты. Кызганыч, мәктәпләребездә балалар саны гына кими бара. Укытучы - җаваплы һөнәр, кеше тәрбиялибез, укучыны тормышта кая юнәлдерәсең - шул якка китә. Алар яхшы да укысыннар, шул ук вакытта яхшы кеше дә булсыннар, дип тырышабыз, - ди ул

Наталья Юрина 1 нче Чирмешән мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аңа исә район мәгариф бүлеге Мактау грамотасы тапшырылды.

-Укытучы булырга бала чактан хыялландым.  Мордва Афонькәсендә әнием, ике  абыем, киленнәребез  укытучылык һөнәрен сайладылар. Кайвакыт, олылар белән караганда, балалар белән эшләве рәхәтрәк... Дөрес, хәзер укытучыларның кәгазь эше артты, хәер, бу бездә генә түгел бугай, - диде Наталья Васильевна   

фото: автор 

Чирмешәндә үткән "Укытучылар бәйрәме"ннән 30 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев