Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәмнәрдә кая барабыз?

Алдагы бәйрәмнәр уңаеннан, 2 ноябрьдә район үзәгендә ярминкә узачак. Якташларыбыз, кунаклар өчен әлеге чарада районыбыз артистлары да чыгыш ясарга әзерләнә. -Мәктәп укучыларының көзге каникуллары вакытында район мәдәният йортында балалар өчен дә һәр көнне тематик кичәләр, мультфильмнар күрсәтү оештырырга ниятлибез, ә яшьләр өчен дискотекалар узачак. Бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге китапханә дә...

Алдагы бәйрәмнәр уңаеннан, 2 ноябрьдә район үзәгендә ярминкә узачак. Якташларыбыз, кунаклар өчен әлеге чарада районыбыз артистлары да чыгыш ясарга әзерләнә.


-Мәктәп укучыларының көзге каникуллары вакытында район мәдәният йортында балалар өчен дә һәр көнне тематик кичәләр, мультфильмнар күрсәтү оештырырга ниятлибез, ә яшьләр өчен дискотекалар узачак. Бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге китапханә дә һәр көнне кичке 8 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Анда да балалар өчен чаралар үткәрү күздә тотыла. Башка авыл мәдәният йортлары да халкыбызны бәйрәм концертлары белән сөендерәчәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы ишекләре 1 ноябрьдән 9 ноябрьгә чаклы (3 ноябрь - санитар көн) һәр көнне ачык булачак. Бассейн­да 13 сәгатьттән 21гә чаклы су керергә мөмкин. 2 ноябрь көнне анда укучылар арасында йөзү буенча районара ярышлар уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ял итәргә сәбәп бар

2
X