Бәйрәмнәрдә кая барабыз?
Алдагы бәйрәмнәр уңаеннан, 2 ноябрьдә район үзәгендә ярминкә узачак. Якташларыбыз, кунаклар өчен әлеге чарада районыбыз артистлары да чыгыш ясарга әзерләнә.
-Мәктәп укучыларының көзге каникуллары вакытында район мәдәният йортында балалар өчен дә һәр көнне тематик кичәләр, мультфильмнар күрсәтү оештырырга ниятлибез, ә яшьләр өчен дискотекалар узачак. Бәйрәм көннәрендә район үзәгендәге китапханә дә...