Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәркәтәдә быелгы “Авыл көне”н дә иганәчеләр булышлыгы белән үткәрделәр

Бәркәтәдә быел да купшы, бик матур, күп кеше катнашында үткән “Авыл көне”ндә киләсе елда атлар узышы да оештырырга килештеләр.

Узыш юлын Шушма буенда, шактый Сабантуйлар күргән мәйдан тирәсендәрәк урында ясамакчылар. Монда иркен, тамаша кылырга уңайлы, аннан да бигрәк, куркынычсыз. Бу эштә, авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин әйтүенчә, якташлары ярдәм итәргә ышандырганнар.

Быелгы бәйрәм дә, билгеле, игелекле, хәлле авылдашлары булышлыгы белән үтте. Фәнил Мөхәммәтҗанов, Фәрит Мәгъсүмов һәм Рәфис Мусин көрәштә җиңүчеләргә бүләкләр алу өчен җай тапканнар, туңдыргыч, кер юу машинасы, компрессор – алардан призлар.

Васыйл Әхмәтҗанов һәм Илшат Кадермиев, батырга дип, тәкә китергәннәр.

Әкъдәс Гатин, Әкъдәс һәм Рифкать Хаммәтгалимовлар, Мәсхүт Сибгатуллин, Минсәгыйть һәм Гөлнур Кәримовлар бүләкләр алуда иң саллы өлеш кертүчеләр, “БИО-АГРО” җәмгыяте, Әмирдән бертуган Әгъләмовлар да Бәркәтәдәге бәйрәм чыгымнарын нык күтәрешкәннәр. Бу яктан тагын дистәләрчә иганәчегә рәхмәт әйттеләр.

-Оештыручыларга, булышучыларга Ходай исәнлек бирсен, байлыкларын арттырсын, - диде мәйданга килгән 86 яшьлек ветеран Вәлимхәммәт Мортазин. -Бездә элек тә мондый бәйрәм кызык үтте. Без әле иртүк эшкә дә барып өлгердек. Мин 40 ел фермада эшләдем. Хәтта ВДНХ медалем дә бар. Шөкер, бүгенге тормышым зарланырлык түгел, карчыгым, балалар исән-сау.

Түбән Кәминкәдән Габдрахман Мостафин да иртүк монда. Бәркәтә мәктәбендә 11 нче сыйныфка барачак таза беләкле бу егет бүген кул көрәштерүдә катнашырга җыена. Чирмешәндәге Сабан туенда бүләк алган инде.

Һәм менә “Авыл көне”н башлап та җибәрделәр. Бәйрәмчә бизәлгән мәйдан тирәсенә йөзләрчә кеше җыелды.

 

-Безнең халык бәйрәм итә белә. Күңел ачарга җирлек бар, быел табигать шартлары бик җайлы, игеннәр мул уңышка өметләндерә, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, район җитәкчелеге исеменнән котлау чыгышында. -Бүген дә рәхәтләнеп күңел ачыйк, уеннарда катнашыйк, туйганчы сөйләшик, аралашыйк.

Бик күп җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, белгечләр, хезмәт алдынгылары туып үскән Бәркәтәдә мәртәбәле якташларының, бүген дә авылда гомер итүчеләрнең дистәләбен “Авыл көне”ндә истәлек бүләге биреп сөендерделәр. Бәркәтәнең иң өлкән кешесе - 97 яшьлек Рәхимә әби Шәфыйковага, 91 яшьлек Габдрахман бабай Фәсхетдиновка да бар иде күчтәнәчләр.

Ә көрәш батыры кем дисезме? Төп, авылдашлар төркемендә тәкәне нефтьче егет Раил Кашапов җилкәсенә салдылар, моңа өстәп, аңа кыйммәтле бүләк тә тапшырдылар.

Дәртле җырлар, тәмле сүзләр, күңелле уеннар, кояшлы, җылы көн белән истә калган төп бәйрәм кич белән авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда Казаннан килгән күренекле артистлар катнашуындагы зур концертка тоташып китте.

-И, яшьләр матур инде, аларга бар да килешә,  - дип куйды тамашаларны эскәмиягә утырып күзәтүче ак яулыклы әбиләрнең берсе.

 

-Ә без нишләгән? Үзең нинди матур күлмәк кигәнсең. Егетләрнең күзе төшәрлек! – дип, янәшәсендәге күршесенә елмаеп эндәште кунакларның икенчесе. -Чакырсалар, мәйданга чыгып биергә дә кыстатмабыз.

Уенын-чынын бергә кушып, алар дөнья хәлләре, читтәге авылдашларының тормыш-көнкүреше хакында да сөйләшеп алдылар. Сабан туе, Авыл көне булмаса, болай, иркенләп, тагын кайда аралашырга мөмкин?!

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев